Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанлыларга дәүләт хезмәтләре аша төзелешкә рөхсәтне ничек алырга

Күпчелек хезмәтләр «Цифрлы төзелеш» бүлегендә карала.

2024 ел башыннан республикада төзелешкә документлар рәсмиләштерү кагыйдәләре үзгәрде. Бу өлкәдә җирле администрацияләрнең вәкаләтләрен (Казанныкыннан тыш) ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына тапшырдылар. Моңа 2023 елның 23 декабрендәге 131 номерлы ТР законы нигез булып тора.

Хәзер кәгазьләрнең күп өлешен "Госуслуги" порталы аша дистанцион рәвештә рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен «Тормыш ситуацияләре» сервисы булдырылды. Ул адым саен төзелешне планлаштырырга һәм бердәм гариза – җир өлешен сайлаудан алып адрес алуга һәм челтәрләргә тоташтыруга кадәр җибәрергә ярдәм итә.

Барлык кирәкле функцияләр «Цифрлы төзелеш» бүлегендә җыелган. Аның аша гариза бирергә мөмкин:

Электрон хезмәтләр «Мәгълүматлар икътисады» милли проекты кысаларында эшли. Алар үз торак төзергә карар кылган кешеләрнең тормышын гадиләштерергә һәм бюрократик процедураларга вакытны кыскартырга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев