Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанга башка төбәкләрдән контрактлар төзергә киләләр

2,9 миллион сум түләү һәм меңләгән льготалар бөтен илдән доброволецларны җәлеп итә.

Татарстанга Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр бөтен илдән килә. Сәбәбе – Идел буе федераль ид югары түләүләр һәм зур социаль гарантияләр. Бу хакта “Татар-информ" га контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу Казан пункты офицеры Егор Горячев сөйләде.

"Бездә түләү күләме 2,9 миллион сум тәшкил итә. Аларның 2,5 миллионын республика бюджеты бүлеп бирә, тагын 400 меңен – Оборона министрлыгы. Шунысы мөһим, бу акчаларга махсус операциянең булачак катнашучылары гына түгел, ә пилотсыз системаларның Яңа гаскәрләренә хезмәт итәргә баручылар да, шулай ук Африка корпусының яңа хәрбиләре дә исәп тота ала. Барлык категорияләр өчен полигоннарда әзерлек каралган", – дип аңлатты Горячев.

2,9 миллион саны – илдә иң зурларның берсе. Татарстанда шулай ук хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен өч меңнән артык муниципаль ярдәм чарасы гамәлдә. Социаль гарантияләрнең мондый күләме башка беркайда да юк.

Аеруча пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә ихтыяҗ зур. Бу күптән түгел генә оештырылган гаскәрләрдә сугышчылар барлык типтагы дроннар: очучы «Гераннар», «Странник» җир өсте чылбырлы платформалары һәм экипажсыз диңгез катерлары белән идарә итәләр. Контрактны бер елга төзиләр, автоматик озайту юк. Хезмәт тәмамланганнан соң хәрби хезмәткәр, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын һәм барлык тиешле ташламаларны алып, эштән китә ала.

Кызыклы деталь: дроннарны оператор итеп сайлаганда өстенлек геймерларга бирелә. Компьютер уеннарын яратучыларның вак моторикасы яхшырак, ә булган күнекмәләре пилотсыз очкычлар белән идарә итүне тизрәк үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Нәкъ менә пилотсыз системалар гаскәрләренә эләгергә теләүчеләр өчен Татарстанда аерым кайнар линия эшли. 117 номерына шалтыратып, 4нче төймәгә басарга кирәк. Әгәр кандидат таләпләргә туры килә икән, аның мәгълүматлары сайлап алу пункты белгеченә тапшырылачак.

Контракт хезмәте, түләүләр һәм ташламалар турында нечкәлекләр – heroes-tatarstan.ru сайтында. Шулай ук Аэропорт урамы, 1/40 адресы буенча контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына шәхсән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефон: (843) 221-44-52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен 8-800-222-59-00 номеры һәм 117 номерлы төбәкара колл-үзәк эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев