Татарстанда «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында миллионнан артык агач утыртачаклар
Быел акция Җиңүнең 81 еллыгына һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә әзерлек бара. 2026 елда бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына, шулай ук Россия халыклары бердәмлеге елына һәм республикада Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана.
Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләвенчә, акция гадәттәгечә апрель-май айларында узачак. Хәзер белгечләр яраклы участокларны һәм утырту материалын сайлыйлар. Агачларны урман фонды территориясендә дә, торак пунктларда да утыртачаклар.
"Бүгенге көнгә 70 гектар җир сайланган. Миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла", - диде Зарипов.
Чагыштыру өчен: узган ел республикада 1,5 миллион үсенте утыртылган. Акция 30 меңнән артык кешене берләштергән. Ул чакта фронттан әйләнеп кайтмаган 378 мең татарстанлының истәлегенә агачлар утыртылган иде.
Быел “Хәтер бакчасы" җиденче тапкыр узачак. Бөтен Россия һәм чит илләрдә оештыручылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган кешеләр истәлегенә 27 миллион агач утыртырга планлаштыра. Махсус хәрби операция барышында һәлак булган геройлар хөрмәтенә аллеялар булдыруга аерым игътибар биреләчәк.
Акцияне Табигать министрлыгы һәм Рослесхоз ярдәмендә «Хәтер бакчасы» КАО, Җиңү полководецлары Хәтер фонды һәм «Җиңү волонтерлары» оештыра. Чара «Экологик иминлек»милли проекты кысаларында уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев