Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсы дәвам итә

Эшчеләр һәм дрон операторлары өчен ярышлар августка кадәр дәвам итәчәк һәм 23 белгечлекне үз эченә алачак.

Татарстан Республикасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы дәвам итә. Катнашучылар төрле тармакларның алдынгы предприятиеләре мәйданчыкларында һәм уку йортларында ярышачаклар. Болар барысы да «Кадрлар» милли проектының бер өлеше булып тора.

Беренчеләрдән булып 1 апрельдә агрономнар үзләренең һөнәри осталыкларын сынадылар. Конкурс аграр университет кырларында үткәрелде. Марафон августта Сарман районының Җәлил бистәсендә бульдозерчылар бәйгесе белән тәмамланачак.

Конкурста үз һөнәри осталыкларын тәкъдим итәргә теләгән белгечләр үзләре дә, аларның җитәкчеләре дә катнаша ала. Төп шарт - өч елдан башлап стаж һәм Россия паспорты булу.

Номинацияләр исемлегендә таныш токарь, эретеп ябыштыручы яки ташчы гына түгел. Робот техникасы буенча белгечләр дә, хәтта дрон операторлары да үз күнекмәләрен күрсәтә алачак.

Махсус номинация - "Икенче старт". Оештыручылар аны хәрби операция ветераннары һәм булган һөнәрне тамырдан алыштырырга һәм ниндидер яңалыкны үзләштерергә карар кылган барлык кешеләр өчен оештырган.

Катнашучыларга бәяне 156 тәҗрибәле эксперт бирәчәк. Жюрига эре заводлар, профсоюзлар вәкилләре, укытучылар һәм төрле ведомстволар вәкилләре кергән. 

Төбәк этабында җиңгән катнашучылар медальләр, кубоклар һәм Бөтенроссия финалына юллама алачак. Ә анда җиңүчеләрне беренче урын өчен миллион сум, икенче урын өчен 500 мең һәм «бронза» өчен 300 мең сум бүләк көтә.

Сүз уңаеннан, узган ел Татарстан федераль дәрәҗәдә сынатмады: безнең команда катнашучылары ике алтын, ике көмеш һәм өч бронза алып кайттылар. Конкурс эшче һөнәрләренең абруен күтәрергә һәм илдә кадрлар үсешенә этәргеч бирүне максат итеп куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев