Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар сыерларга, кәҗәләргә һәм кече фермалар төзүгә субсидияләр ала алалар
Субсидияләр шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшчәнлегенең берничә юнәлешен күздә тота.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүче гражданнар өчен чыгымнарны өлешчә каплауга гаризалар кабул итү турында игълан итте. Гаризалар 2026 елның 20 апреленнән 4 маена кадәр кабул ителә, аларны «Минем субсидияләр» электрон системасы аша бирергә кирәк.
Субсидияләр шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшчәнлегенең берничә юнәлешен күздә тота. Мәсәлән, савым сыерлары тотучы хуҗалыклар бер сыер өчен 6300 сум күләмендә субсидия алырга мөмкин. Бер яшьтән зуррак булган сарык, ана кәҗә һәм кәҗә бәтиләрен асрауга субсидия һәр баш өчен 1000 сум тәшкил итәчәк. Ат үрчетүчеләр дә бер биягә 5000 сум исәбеннән ятәшкирдәм алырга мөмкин.
Шулай ук сөтчелек мини-фермалары төзүгә дә акча алырга мөмкин. Баш саны 8 сыердан артканда, бу сумма 1 миллион сум, 5 сыердан артык булганда – 500 мең сум тәшкил итәчәк.
Тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында табып була. Барлык сораулар буенча 8 (843) 221-76-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Ярдәм чаралары Татарстан территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә юнәлдерелгән һәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты бурычларына туры килә. Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар бу мөмкинлектән файдаланып, терлек асрауга һәм ферма төзүгә киткән чыгымнарга компенсация ала алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев