Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда программист, машина йөртүче яки бухгалтер булырга бушлай укырга мөмкин

«Россия эше» порталында 32 программа яңа башлаучылар өчен дә, һөнәрен алыштырырга теләүчеләр өчен дә кулай булачак.

Республикада «Кадрлар» милли проекты буенча бушлай укырга гаризалар кабул ителә башланды.  «Россия эше» сайтында татарстанлылар өчен 32 белем бирү программасы урнаштырылган. Якын арада алар күбрәк булачак.

Юнәлешләрне эш бирүчеләрнең реаль ихтыяҗларыннан чыгып сайлаганнар. Һөнәрләр исемлегендә - бухгалтерлар, веб-эшләүчеләр, мәгълүматлар базасы администраторлары, автобус һәм йөк машиналары йөртүчеләре, кунакханә администраторлары, техник ярдәм белгечләре, тегүчеләр һәм хәзер ихтыяҗ булган башка белгечлекләр.

Программада катнашу өчен «Россия эше» порталында гариза тутырырга, ә аннары кадрлар үзәгендә профориентация узарга кирәк. Анда сезнең күнекмәләрегезгә һәм теләкләрегезгә кайсы юнәлеш яхшырак туры килә икәнен әйтерләр.

Быел планда - республикада яшәүче 7,6 мең кешене укыту.  Шулай итеп, урыннар бар. Иң мөһиме - документларны тапшырып өлгерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев