Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен сайт ачылды
Порталда 2,9 миллионга кадәр түләүләр турында белергә, гариза калдырырга һәм дрон операторлары сафына эләгергә мөмкин.
Татарстанда гаскәрләргә контракт буенча пилотсыз системалар җыю өчен махсуслаштырылган сайт эшли башлады. Бу хакта “Татар-информ"га Казан сайлау пункты офицеры Егор Горячев хәбәр итте.
"Бу ресурста Оборона министрлыгы белән килешү төзү турында барлык мәгълүмат тупланган: түләүләр, ташламалар, социаль гарантияләр. Гражданин онлайн-гариза калдырырга мөмкин, һәм аның белән барлык сорауларга җавап бирү өчен элемтәгә керәчәкләр”, — дип аңлатты Горячев.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 миллион сум тәшкил итә. Бу Идел буе федераль округында иң зур сумма һәм илдә иң зурларның берсе. Акча ике өлештән тора: 2,5 миллионны республика бүлеп бирә, тагын 400 меңне — Оборона министрлыгы.
Моннан тыш, Татарстанда махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен өч меңнән артык муниципаль ярдәм чарасы гамәлдә.
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә кемне көтәләр
Яңа гаскәрләрне барлык типтагы — һава, коры җир һәм диңгез дроннары белән идарә итү өчен булдырганнар. Сүз удар «Гераньнар», «Странник» чылбырлы платформалары һәм экипажсыз катерлар турында бара.
Контрактның минималь вакыты – бер ел. Автомат рәвештә ул озайтылмый, хезмәт тәмамланганнан соң эштән китәргә мөмкин. Сугышчыны аның ризалыгыннан башка башка гаскәрләргә күчерергә хаклары юк. Уку кимендә ике ай дәвам итә һәм Татарстан белән күрше төбәкләрдә уза.
Шунысы да бар: дроннарга оператор сайлаганда компьютер уеннарын яратучылар өстенлек ала. Геймерларның вак моторикасы яхшырак үскән, ә гадәти интерфейс техниканы үзләштерүфне тизләтә.
Ничек гариза бирергә
Барлык мәгълүматлар – heroes-tatarstan.ru сайтында, шунда ук заявканы онлайн калдырырга мөмкин.
Сораулар өчен Кайнар линия эшли: 117, кнопка 4. Әгәр кандидат туры килә икән, мәгълүматларны сайлап алу пункты белгеченә тапшырачаклар.
Кандидатларны шулай ук Казанда Аэропортовская урамы, 1/40 адресы буенча кабул итәләр. Телефон: (843) 221-44-52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләр 8-800-222-59-00 номеры буенча яисә 117 номеры буенча колл-үзәккә шалтырата ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев