Татарстанда машина йөртүчеләрнең арыганлыгы аркасында бер ай эчендә ике фаҗига булган
Беренче авария Әлки районында, икенчесе М-12 трассасында була.
Татарстанда машина йөртүчеләрнең арыганлыгы аркасында юлларда фаҗигаләр ешайды. Апрель аенда гына да ике үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ»да узган очрашуда Эчке эшләр министрлыгының Республика буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин сөйләде.
Беренче авария 11 апрельдә Әлки районының Яңа Баллыкүл авылы янында була. Аксубай районында яшәүче дүрт кеше төнге балык тотудан кайтып килә. «Лада Гранта» йөртүчесе руль артында йоклап китә һәм тракторга килеп бәрелә. Бәрелү нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе һәм өч пассажир, шулай ук бәрелүдән ауган трактор йөртүчесе һәлак булган.
Икенче фаҗига 16 апрельдә М-12 трассасында була. «Хендай» руле артындагы ир-ат ялсыз 2 мең чакрым юл узган, нәтиҗәдә руль артында йоклап киткән һәм йөк машинасы астына кергән. Машина йөртүче үзе һәм машинада булган өч кеше урында ук һәлак була.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне арыган килеш руль артына утырмаска чакыра. Әгәр йокымсырый башласагыз, туктап ял итүегез яхшырак. Төнлә һәм тигез юлларда йоклап китү куркынычы берничә тапкырга арта. Үзегезне һәм тирә-яктагыларны саклагыз. 15 минутка туктау гомерне саклап калырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев