Татарстанда күп балалы гаиләләр 55 меңнән артык җир кишәрлеге алган
ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында ярдәм чараларын гамәлгә ашыруның барышы турында отчет бирде.
2012 елдан Татарстанның күп балалы гаиләләре 55,7 мең җир участогы алган. 2025 елда гына да 5,3 меңнән артык җир кишәрлеге бүлеп бирелгән. Республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы Фәнил Әһлиуллин «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру турындагы доклад белән чыгыш ясаганда әнә шундый мәгълүматлар китерде.
Бүгенге көнгә 27 муниципаль район күп балалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү буенча бурычларын тулысынча үтәгән. Тагын 13 районда бу күрсәткеч 90-99 процентка җиткән. Өч районда вәзгыять катлаулырак - мәсәлән, Әлмәт районында тагы меңнән артык участок бүлеп бирү таләп ителә.
Зур шәһәрләрдә мәсьәлә аеруча кискен тора: Казан һәм Яр Чаллыда 12 меңнән артык участок җитми. Бу проблеманы хәл итү өчен күп балалы гаиләләргә зур шәһәрләрдән күрше районнарда җир алырга мөмкинлек бирә торган закон кабул ителде.
Узган ел гаиләләр өчен беренче тапкыр альтернатива барлыкка килде: җир кишәрлеге урынына акча алу. 2026 елның 1 февраленә гаиләләрдән 98 гариза алынган, аларның 45е буенча инде уңай карар кабул ителгән.
Министр ассызыклаганча, күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү республика шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре өчен өстенлекле бурыч булып калырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев