Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда юлларда машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне контрольдә тотуны көчәйтәчәкләр

24 июньнән 3 июльгә кадәр республикада җәяүлеләрне бәрдерүне профилактикалау буенча рейдлар узачак.

Татарстанда 2026 елның 24 июненнән 3 июленә кадәр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрәчәк. Мондый аварияләр нәтиҗәләренең авырлыгын киметүгә аерым игътибар бирәләр.

Инспекторлар игътибары үзәгендә – юлны тиешсез урында яки кызыл утка чыгу белән бәйле хокук бозулар, шулай ук машина йөртүчеләрнең «зебра»да җәяүлеләрне үткәрмәү очраклары. Моннан тыш, җяүлеләр инфраструктурасының торышын: билгеләрне, тротуарларны, тукталышларны һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктыртуны тикшерәчәкләр.

Аерым игътибар – эңгер-меңгердә һәм төнлә торак пунктлардан читтә яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланмаучы җәяүлеләргә. Алардан башка юлда кеше күренми диярлек, бигрәк тә яңгыр яки томан вакытында.

Дәүләт автоинспекциясе искәртә: җәяүлеләр кичүе алдыннан машина йөртүчеләргә, кешеләр янәшәдә булмаганда да, тизлекне киметергә кирәк. Җәяүлеләргә, үз чиратында, юлны кичү юллары буенча гына, ә чатта – тротуар яки юл кырые буенча гына кичәргә кирәк. Машина юлына басканчы, машина йөртүчеләрнең сезне күрүләренә һәм үткәрүләренә инанырга кирәк.

Рейдларның максаты – хәрәкәттә катнашучыларның барысына да юлдагы куркынычсызлыкның һәркемгә бәйле булуын искә төшерү. Гади кагыйдәләрне үтәү фаҗигаләрне булдырмаска һәм тормышны саклап калырга ярдәм итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев