Татарстанда яшәүчеләр «Кызыл канәфер» акциясендә катнашып, ветераннарга ярдәм итә ала
Иганәне акчалата яки QR-код аша күчерергә мөмкин.
Бөтен Россия буенча «Кызыл канәфер» хәйрия акциясе старт алды, ул 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның бурычы – ветераннарга дәвалануга һәм ярдәм итүгә акча җыю. “Буыннар хәтере" фонды оештырган чара быел инде 11нче тапкыр уза.
Кеше фондка үзе җеләгән сумманы күчереп, алмашка кызыл канәфер рәвешендәге значок ала. Барлык алынган акчалар Бөек Ватан сугышы елларында һәм башка хәрби бәрелешләрдә илне саклаучыларга медицина ярдәменә китә.
Татарстанда оештыручыларга ике хәрәкәттән волонерлар ярдәм итәчәк – “Җиңү волонтерлары" һәм көмеш волотерлар. Аларны логотиплы махсус киемнәр буенча җиңел танырга мөмкин. Активистлар үзәк урамнарга, паркларга һәм шәһәр урамнарына акча җыю өчен тартмалар белән чыгалар. Иганәне акчалата яки QR-код аша күчерергә мөмкин, шуннан соң волонтер сезгә значок тапшыра.
Значокны волонтерлар катнашыннан башка да «Россия почтасы» бүлекчәләрендә, Россия тимер юллары поездларында (ерак һәм тиз йөрешле), шулай ук маркетплейсларда һәм кайбер эре кибетләрдә сатып алырга була.
2025 елда акция 85 төбәктә узды. Ил халкы ике миллионнан артык значок сатып алган, барлыгы 115 миллион сумнан артык акча җыелды. Татарстанн халкы гына былтыргы акциядә 1,46 млн сум акча җыйган. Бу акчага ишетү аппаратлары, электр коляскалары, заманча протезлар сатып алганнар, шулай ук ветераннарны тернәкләндерү һәм дәвалау өчен түләгәннәр.
«Буыннар хәтере» фонды башлыгы Катерина Круглова сүзләренчә, акция ветераннарга рәхмәт белдерү йөзеннән башланып киткән. 11 ел эчендә исә акция чын-чынлап халык акциясенә әверелгән. Ул ярдәм итүчеләрне һәм рәхмәт әйтүчеләрне берләштерә. Монда хәтта иң кечкенә сумма да мөһим.
Әгәр кызыл канәфер тоткан волонтерны очратсагыз – аны әйләнеп узмагыз. Берничә минут һәм хәлдән килгән сумма кемнеңдер тормышын яхшы якка үзгәртергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев