Татарстанда яшәүчеләр җирле хакимият һәм оешмаларның хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяли ала
Республикада муниципалитетлар эше турында ел саен сораштыру үткәрелә
Татарстан Икътисад министрлыгы халык арасында ел саен уздырыла торган сораштыруны башлап җибәрде. Цифрлы сервис һәр кешегә муниципалитет башлыкларының эшчәнлеге, шулай ук коммуналь, социаль һәм башка хезмәтләр күрсәтүче учреждениеләрнең эше турында үз фикерен белдерергә мөмкинлек бирә.
Тикшерүнең төп бурычы – гражданнарның җирле хакимиятнең эшеннән һәм аларның шәһәрендә яки районында хезмәт күрсәтүнең сыйфатыннан ни дәрәҗәдә канәгать булуларын билгеләү. Тавыш бирүдә катнашу өчен махсус порталга керергә һәм дәүләт хезмәтләре хисап язмасы (ЕСИА) ярдәмендә авторизацияләнергә кирәк.
Сораштыру нәтиҗәләре гомуми форматта анализланачак. Алынган мәгълүматлар бөтен республика буенча җирле үзидарә органнарының һәм алар карамагындагы оешмаларның эшен төзәтергә һәм яхшыртырга ярдәм итәчәк. Узган ел мондый тикшеренүдә 45 меңнән артык татарстанлы катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев