Татарстанда яшәүче 25 меңнән артык кеше социаль Фонд белгечләре ярдәмендә цифрлы таныклыкка күчте
Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белгечләре татарстанлыларга заманча технологияләрне үзләштерергә актив ярдәм итә: соңгы айларда инде 25 меңгә якын граждан MAX мессенджерында цифрлы идентификатор булдырган.
Үз статусын электрон рәвештә раслау мөмкинлеге республика халкында 2025 елның көзендә үк барлыкка килде. Шул вакыттан бирле бу хезмәткә халыкның төрле категорияләре арасында ихтыяҗ зур: 13 мең кулланучы – өлкән буын вәкилләре, 7 мең кеше – күп балалы ата-аналар һәм 4 мең кеше – инвалидлар.
Цифрлы хезмәтләрне һәркем файдалана алырлык итү өчен, Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге хезмәткәрләре системалы эш алып бара. Консультацияләр стандарт клиент офисларында да, өлкән буын аралашу үзәкләре базасында да оештырыла. Белгечләр гражданнарга кирәкле кушымталарны яңартырга, «Госуслуги» порталына керү мөмкинлеген көйләргә һәм шәхси цифрлы профиль формалаштырырга ярдәм итә. Инициативаны гамәлгә кертә башлаганнан бирле Фонд экспертлары 42 меңнән артык шәхси очрашу уздырган, халыкка электрон документлар белән эшләү нечкәлекләрен ачыкларга ярдәм иткән.
Пенсионерларны укытуга аерым игътибар бирелә. Өлкән буын аралашу үзәкләрендә даими рәвештә дәресләр уза, анда өлкәннәрне электрон таныклыкның өстенлекләре белән таныштыралар. Укыту ике блоктан тора: теоретик блокта катнашучылар цифрлы документның юридик әһәмияте турында беләләр, анда барлык төп мәгълүматлар (ФИО, СНИЛС, пенсия тәэминаты турында белешмәләр) бар. Төп өстенлек – өйдә калдырырга яки онытырга мөмкин булган кәгазь документның булмавы.
Практик блокта исә остазлар җитәкчелегендә пенсионерлар «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетта кирәкле таныклык табарга һәм оешмаларда күрсәтү өчен QR-код генерацияләргә өйрәнәләр.
Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин ассызыклаганча, цифрлаштыру гражданнарның ведомстволар белән үзара хезмәттәшлеген сизелерлек җиңеләйтә.
"MАХ мессенджерында цифрлы профиль – ул уңайлылыкка мөһим адым. Без татарстанлыларның, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрнең, зур кызыксынуын күрәбез. Безнең бурыч – бу күчешне озата бару, хезмәтләр алуны һәркем өчен мөмкин кадәр гади һәм оператив итү”, - дип билгеләп үтте төбәк ведомствосы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев