Татарстанда яшь ярымга кадәрге балаларны карау буенча пособиеләр түләүгә 24 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән
Акчаны әниләр генә түгел, әтиләр дә, башка туганнары һәм опекуннары да ала ала. Эшләмәүче гражданнар өчен билгеләнгән түләү күләме – аена 10 669,64 сум.
Татарстанда 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособиеләр түләүгә 24,2 миллион сумнан артык акча күчерелгән. Бу хакта Россия Социаль фондының республика буенча бүлегендә хәбәр иттеләр.
Түләү хокукына әниләр генә ия түгел. Пособиене баланы тәрбияләүче әтиләр, башка туганнар, шулай ук рәсми опекуннар рәсмиләштерергә хокуклы. Эшкә урнашкан гражданнар өчен түләү карау буенча отпуск белән бер үк вакытта билгеләнә. Эшләмәүчеләргә исә социаль фондка мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Эшләмәүчеләр өчен пособие беркетелгән зурлыкка ия. 2026 елда ул аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Әгәр пособиене эшләүче туганына рәсмиләштергән булсалар, гаиләнең башка әгъзасы (мәсәлән, эшләмәүче) федераль бюджет хисабына шундый ук түләүне ала алмый.
Мөрәҗәгать итү тәртибе гади. Хезмәтне Дәүләт хезмәтләре порталында карап була. Күпчелек очракта өстәмә документлар бирү таләп ителми. Әгәр дә конкрет ситуациядә алардан башка булмый икән, мөрәҗәгать итүчегә кирәкле кәгазьләр исемлеге белән хәбәр җибәрәчәкләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: эшләмәүче гражданнарга пособие автомат рәвештә билгеләнми. Башта белгечләр гаилә керемнәренә һәм мөлкәтенә комплекслы бәя бирәләр. Әмма искәрмәләр бар. Мохтаҗлыкны бәяләмичә, түләүне оешма ябылу сәбәпле бала карау буенча ял вакытында эштән азат ителгән ата-аналар һәм башка туганнары, эш бирүче ябылуга бәйле рәвештә йөклелек яки йөклелек һәм бала табу буенча ял вакытында эштән азат ителгән аналар, шулай ук бала карау белән шөгыльләнүче көллиятләрдә һәм югары уку йортларында көндезге бүлектә белем алучы студентлар алырга хокуклы.
Татарстан буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, ведомствоның бурычы — кечкенә балалы һәр гаилә тиешле ярдәмне вакытында һәм артык кыенлыкларсыз алсын өчен эшләү. Аның сүзләренчә, белгечләр даими рәвештә пособиеләр рәсмиләштерү тәртибен аңлаталар, документлар белән булышалар һәм гаризаларны теләсә нинди уңайлы форматта — «Дәүләт хезмәтләре» аша онлайн яки шәхсән клиент хезмәтендә һәм КФҮ аша кабул итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев