Татарстанда яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту өчен грант программасы кертелә
Конкурста җиңүчеләр фатир мәсьәләсен хәл итү өчен 1,375 млн сум алачак.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре Министрлыгы фән өлкәсенең яшь вәкилләре өчен грантлар алуга гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән гамәлгә ашырыла торган инициатива республикада кадрларны калдыруга һәм галимнәрнең һөнәри үсеше өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты өстенлекләренә тулысынча җавап бирә.
Быел 1 миллион 375 мең сумлык 16 грант каралган. Финанс ярдәменә кимендә өч ел фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүче Россия гражданнары исәп тота ала. Фәннәр кандидатлары өчен яшь чиге 35 яшькә кадәр, фән докторлары өчен – 40 яшькә кадәр тәшкил итә. Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак Татарстанның социаль ипотека системасында исәпкә кую, шулай ук фәнни эштә зур казанышлар булу өстәмә мәҗбүри таләп булып тора.
Бүлеп бирелгән акчаларны конкурста җиңүчеләр торак сатып алуга беренче взнос, социаль ипотека килешүе буенча түләүләрнең калган өлешен каплау яисә максатчан займ буенча бурычларны каплау өчен куллана алалар. Бу галимнәргә үз торакларын сатып сизелерлек ярдәм бирәчәк.
Документлар кабул итү инде башланып китте һәм бу елның 14 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Гаризалар Яшьләр эшләре министрлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Сафьян урамы, 5 йорт, 307 кабинет. Белгечләр эш көннәрендә 9:00дан 18:00гә кадәр эшли. Грант ияләренең исемнәре 2026 елның 26 ноябренә кадәр билгеле булачак. Барлык шартлар һәм актуаль таләпләр белән профильле министрлыкның рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев