Татарстанда «Геройлар янәшә – Герои рядом» әдәби конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә
Конкурсның приз фонды 6,6 миллион сум тәшкил итә.
Татарстанда «Геройлар янәшә – Герои рядом» әдәби конкурсы дәвам итә. Быел аның приз фонды рекордлы 6,6 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк. Әмма оештыручылар ышандырганча, монда иң мөһиме – акча түгел, ә бүген илне яклаучыларга ярдәм итү мөмкинлеге.
«Татарстан» телерадиокомпаниясе директоры, язучы һәм журналист Фирдүс Гыймалетдинов конкурсның ни өчен игътибарга лаек булуын аңлатты. Аның сүзләренчә, җиңүгә өмет барысында да бар – абруйлы авторларда да, беренче тапкыр кулына каләм алучыларда да. Чөнки эшләр аноним бәяләнә, һәм жюри матур сүзләргә генә түгел, ә эчтәлеккә дә карый.
Әмма конкурсның төп максаты бүләкләр таратуда түгел. Бу безне саклаучы сугышчыларыбызга рәхмәт әйтү һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү ысулы. Гыймалтдинов бу хакта яхшы белә, чөнки ул үзе дә «Тимер» батальонының «Фаза» позывнойлы легендар сугышчысы Илнур Хәертдинов турында повесть язган. Һәм мондый әсәрләрнең якыннарын өйдә көтүчеләр өчен никадәр мөһим булуын яхшы аңлый.
"Бу әсәрләр – Ватаныбыз киләчәге өчен кулларына корал тотып баскан сугышчыларыбызга зур ярдәм. Романнар, повестьлар, поэмалар һәм шигырьләр яу кырында сугышчыларны рухландырырга, аларның туганнарына көч бирергә тиеш”, – ди язучы.
Аның фикеренчә, бүгенге хәлләр турында язу – кыю гамәл. Әмма тирә-ягыбызда сюжетлар бихисап, бары игътибар белән карарга гына кирәк.
Конкурска гаризалар күпчелек юнәлешләр буенча 1 августка кадәр кабул ителә. Роман иҗат итүчеләргә күбрәк вакыт бирелә – эшләрне 15 октябрьгә кадәр кабул итәләр. Ә яңа авторлар өчен быел «Язучылар мәктәбе» ачылган. Тәҗрибәле әдипләр зур әдәбиятта беренче адымнарны ясарга һәм чын патриотик әсәр язарга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев