Татарстанда гаиләләргә ярдәм итү өчен 2026 елда 17 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән
Төп сумма — 15,3 миллиард сум балалы гаиләләргә турыдан-туры ярдәм итүгә каралган.
2026 елда Татарстан гаиләләргә ярдәм итүгә рекордлы акчалар җибәрәчәк. Республикада «Гаилә» милли проектын финанслау 17,6 миллиард сумнан артып китәчәк. Әлеге акчаларның зур өлеше — 15 миллиардтан артыгы республика бюджетыннан киләчәк, тагын 2,6 миллиардын федерация бүлеп бирәчәк.
Ата-аналарга һәрьяклап ярдәм итү, репродуктив сәламәтлек турында кайгырту һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, өлкән буынның актив озак яшәве өчен шартларны үстерү - «Гаилә» милли проектының төп бурычлары, дип билгеләп үтәләр профильле ведомстволарда.
Төп сумма — 15,3 миллиард сум балалы гаиләләргә турыдан-туры ярдәм итүгә каралган. Беренче чиратта бу күп балалыларга ярдәм итү, бердәм пособие түләү һәм балалар бакчасы өчен компенсацияләр.
Сүз уңаеннан, узган ел нәтиҗәләре бу ярдәмнең никадәр кирәк булуын күрсәтә инде. 2025 елда 220 мең баланың ата-анасы бердәм пособие алган. Балалар бакчасы өчен компенсацияне 108,5 мең гаилә рәсмиләштергән. 58,8 мең күп балалы гаиләгә төрле ярдәм күрсәтелде.
«Гаилә» милли проекты — ул түләүләр генә түгел. Бу әле уңайлы тормыш өчен шартлар тудыру да. Хакимият гаиләләр вакыт үткәрә торган объектларны - балалар бакчаларын, мәктәпләрне, китапханәләрне һәм мәдәният йортларын төзүне һәм ремонтлауны дәвам итә.
Узган ел республикада ике балалар бакчасы, балалар сәнгать мәктәбе, ике китапханә, ике мәдәният йорты, шулай ук Казанда ТЮЗ һәм Комаровлар фабрикасының тарихи бинасы ремонтланган. Өлкән буын өчен мөһим адым ясалды: Яшел Үзән районында Кайгырту йорты ачылды, анда өлкәннәр тиешле игътибарны һәм кайгыртуны ала ала. Быел инфраструктураны яңарту эше дәвам итәчәк.
2026 елда Татарстанда барлык милли проектларга барлыгы 54 миллиард сумга якын акча каралган. Аларның 29 миллиарды федераль бюджеттан, 25 миллиарды республика бюджетыннан киләчәк. Республика 45 төбәк проектында катнаша, алар 12 федераль милли проект составына керә. Әмма "Гаилә" берсүзсез өстен проект булып кала — нәкъ менә бу юнәлешкә иң зур сумма бүлеп бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев