Татарстанда «Ел юристы» премиясенә гаризалар кабул итү башлана
Конкурс Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан бүлеге тарафыннан 2026 елның 1 июленнән үткәрелә.
1 июльдән Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Ел юристы» юридик премиясенә документлар кабул итү башлана. Конкурсны «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге оештыра.
Премия юридик һөнәрнең абруен күтәрү, югары квалификацияле белгечләргә ярдәм итү һәм республикада хокукый культураны үстерү өчен булдырылган. Оештыручылар үз алдына эшчәнлекләре законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга хезмәт итүче һөнәрнең иң яхшы вәкилләрен ачыклау бурычын куя.
Катнашучыларны берничә номинациядә бәяләячәкләр. Алар арасында: хокук өлкәсендә мәгърифәтчелек эше, гадел хөкем өлкәсендә һөнәри эшчәнлек, юридик Һөнәргә тугрылык, түләүсез юридик консультация өлкәсендә ярдәм, кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау, законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү, шулай ук корпоратив юридик практика.
Җиңүчеләрне конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча билгеләячәкләр. Лауреатлар дипломнар һәм билгеләр алачак.
Катнашуның шартлары һәм кирәкле документлар исемлеген Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге сайтында премиягә багышланган махсус бүлектә табарга мөмкин.
Ярыш профессионалларның казанышларын билгеләп кенә калмыйча, җәмәгатьчелек игътибарын юридик эшнең мөһимлегенә, хокукый системага ышаныч дәрәҗәсен арттыруга һәм гражданнар арасында законны популярлаштыруга юнәлтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев