Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда быел 146,5 млрд сумлык 3,5 меңнән артык объект төзекләндереләчәк һәм төзеләчәк

Узган ел йөзләрчә мең кеше яңа фатирлар һәм төзекләндерелгән ишегаллары алды.

Татарстан Дәүләт Советының 20нче утырышында республика премьер-министры Алексей Песошин агымдагы елга планнар турында сөйләде. 3565 объектны төзүгә һәм капиталь ремонтлауга 146,5 миллиард сум юнәлдереләчәк.

Аның сүзләренә караганда, узган ел 882 күп фатирлы йорт ремонтланган. Нәтиҗәдә 200 меңнән артык татарстанлы яшәү шартларын яхшырта алган.

«Тормыш өчен инфраструктура» милли проектына кергән «Безнең ишегалды» программасы буенча 677 ишегалды территориясе тәртипкә китерелгән. Моннан тыш, 63 иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән. Алар арасында 44 парк һәм сквер бар.

Алексей Песошин ассызыклаганча, бу максатларга шундый зур акчалар бүлеп бирелә икән, муниципалитетлар киләчәктә объектларны карап тотуны күзәтергә тиеш. Ә яңа проектларны планлаштырганда – якын арада коммуналь инфраструктураны кайда модернизацияләячәкләрен һәм йортларга капиталь ремонт ясаячакларын исәпкә алырга. Эш комплекслы барырга һәм акча бушка сарыф ителмәскә тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев