Татарстанда бу атнада гадәттән тыш хәлләр министрлыгының масштаблы өйрәнүләре узачак
Коткаручылар су басулар һәм табигый янгыннар вакытында гамәлләр буенча күнегүләр уздырачак.
Якындагы ике көндә, 11 һәм 12 мартта, Татарстан Бөтенроссия команда-штаб өйрәнүләренә кушылачак. Чаралар Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы планы нигезендә узачак.
Беренче көнне, 11 мартта, белгечләр язгы ташуны авариясез үткәрү сценарийларын эшләячәкләр. Икенче көнне, 12 мартта, торак пунктларны, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын табигый янгыннардан саклау игътибар үзәгендә булачак.
Өйрәнүләр хезмәтләрнең сезонлы куркынычларга әзерлеген тикшерергә һәм төрле ведомстволарның бер-берсе белән ни дәрәҗәдә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.
Республика халкын тынычлык саклауны сорыйлар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы техникасы колонналарының хәрәкәтен яки ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре туплануын күрсәгез, курыкмагыз – бу планлы чаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев