Татарстанда азрак никахлаша, күбрәк аерылыша башлаганнар
Соңгы ун ел эчендә никахлашучылар саны 25 процентка кимегән.
ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында гаилә статистикасы буенча актуаль саннар китерелде. ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге тикшеренүләре мәгълүматларына караганда, 2014 елдан никахны законлы рәвештә теркәүләр саны 25% ка кимегән.
Үзәк директоры Айгөл Хурамшина билгеләп үткәнчә, никахлашу күрсәткече (1000 кешегә никахлашу саны) 2011 елдагы 9,5% тан 2023 елда 6,3% ка кадәр кимегән. Гаилә кору өчен иң актив яшь - кызлар өчен 20-24 яшь һәм егетләр өчен 25-29 яшь тәшкил иткән.
Шул ук вакытта аерылышулар статистикасына да анализ ясалды. Пандемияле 2021 елда кискен үсештән соң (14 877 очрак), күрсәткеч акрынлап, бик азга гына кимеп, 2023 елда 14 267 аерылышуга җиткән. Аерылышучыларның уртача яше ирләр өчен 36,1 яшь һәм хатын-кызлар өчен 35,2 яшь тәшкил итә.
- Катлаулы вәзгыятькә карамастан, Татарстанда Идел буе федераль округында аерылышу дәрәҗәсе иң түбән – 3,6%, - дип билгеләп үтте белгечләр. - Чагыштыру өчен, Оренбург өлкәсендә бу күрсәткеч 5% ка җитә».
Белгечләр никах һәм гаилә өлкәсендәге үзгәрешләрне социаль һәм икътисадый сәбәпләр белән бәйлиләр. Алынган мәгълүматлар республикада гаилә сәясәтенә ярдәм итү чараларын эшләү өчен кулланылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев