Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперативлары техника һәм эш урыннары булдыруга грантлар алырга мөмкин
Гаризалар 14 майдан 12 июньгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр ел саен продукция сату күләмен биш ел дәвамында 5% арттырырга йөкләмә ала.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен грантларга гаризалар кабул итүгә старт бирде. Акчаны матди-техник базаны ныгытуга, үз проектларыңны тормышка ашыруга һәм яңа хезмәткәрләрне даими эш урыннарына урнаштыруга тотарга мөмкин.
Финанслауга республика территориясендә эшләүче һәм аның бюджетына салымнар түләүче кооперативлар дәгъва итә ала. Тагын бер мәҗбүри шарт — гариза биргән вакытта оешманың эшчәнлек вакыты теркәлгән көннән 12 айдан артып китәргә тиеш.
Грант алучы биш ел дәвамында авыл хуҗалыгы продукциясен сату күләмен ел саен кимендә 5% ка арттырырга тиеш. Бу таләп Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган грантлар бирү тәртибендә беркетелгән (соңгы үзгәрешләр 2026 елның 28 апрелендә кертелгән).
Гаризалар 2026 елның 18 маеннан 16 июньгә кадәр «Электрон бюджет» системасы аша түбәндәге адрес буенча кабул ителә: promote.budget.gov.ru.
Тулырак мәгълүматны белгеч Алинә Нәҗмиевадан +7 (843) 221-76-88 (өстәмә 8844) телефоны буенча яисә электрон почта аша алырга мөмкин: Nazmieva.AlinaM@tatar.ru.
Сайлап алуның тулы шартлары белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин: agro.tatarstan.ru (матди-техник базаны үстерүгә грантлар турында бүлек).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев