Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда «Абилимпикс» чемпионатына йомгак ясалды

Чемпионатка 48 төп һәм 76 төбәк компетенциясе кертелде.

Республикада инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Абилимпикс» Бөтенроссия һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабына йомгак ясалды. Чаралар Татарстанның 14 муниципалитетында 35 мәйданчыкта оештырылды. Конкурста катнашучыларның гомуми саны 1700 кешегә җитте. 600гә якын катнашучы өч категориядә көч сынашты: мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр. 

Катнашучылар 48 төп һәм 76 төбәк компетенциясе буенча көчләрен сынап карадылар. Исемлектә яңа позицияләр барлыкка килде: "Каш ясаучы",  "БПЛА эшләү һәм җыю", "Реклама буенча белгеч", "Социаль тернәкләндерү буенча белгеч" һәм "Техник‑протезист". Конкурсантларның биремнәрен 661 эксперттан торган комиссия бәяләде, 620 волонтер ярдәм күрсәтте.

Татарстанда «Абилимпикс» хәрәкәтенең үсеш үзәге җитәкчесе Адилә Исхакова сүзләренчә, чемпионатны уңышлы дип атарга мөмкин. Аның сүзләренчә, республика яңа компетенцияләргә, бигрәк тә «Техник-протезист»ка актив кушылды, һәм бу юнәлешләр катнашучылар арасында бик кирәкле булып чыкты.

Төп ярышлар белән бер үк вакытта 13-30 апрельдә 500дән артык кеше катнашында «Мөмкинлекләр фестивале» үткәрелде. Фестиваль 12 районда 13 мәйданчыкны колачлады. Өстәвенә, республикада беренче мәртәбә мәктәпкәчә яшьтәге һәм инвалид һәм сәламәтлеге чикле булган кече яшьтәге укучылар өчен «Һөнәр белән танышу фестивале» оештырылды һәм үткәрелде, аның кысаларында 250дән артык бала 19 компетенциядә үз көчен сынап карады.

«Яшел хуҗалык хезмәткәре» компетенциясе буенча беренче урынны алган җиңүче Виктория Бокова сүзләренә караганда, мондый ярышларда ул беренче мәртәбә катнашкан. Озак әзерләнгән, биремнәрне үтәгән һәм остазына рәхмәтле. Җиңү аңа ышаныч һәм алга барырга теләк биргән.

Исегезгә төшерәбез, апрель башында Спас тармак технологияләре техникумы базасында «Абилимпикс-2026»төбәк чемпионаты узды. Ярышлар анда «Клининг» һәм «Бариста» компетенцияләре буенча уздырылды. 

Ә 16 апрель көнне Болгар мәктәп-интернатында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Мөмкинлекләр фестивале» үткәрелде. Ул чемпионатның төбәк этабы кысаларында узды. Быел фестиваль өченче тапкыр уздырылды, ул 12 муниципалитетта 13 мәйданчыкны колачлады. Беренче мәйданчык Спас районы булды.

Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев