Татарстанда 90 меңнән артык гаилә бердәм пособие ала
Пособие күләме керемгә бәйле – балага яшәү минимумының яртысыннан тулы күләменә кадәр.
Бердәм пособие республикада иң кирәкле ярдәм чараларыннан берсе булып тора – аны Татарстанда 90 меңнән артык гаилә ала. 2026 елның җиде аенда Татарстан буенча Россия Социаль фонды Бүлеге балалы гаиләләргә 12 миллиард сумнан артык акча күчергән.
Түләүгә хокук җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумына кадәр җитмәгән гаиләләргә бирелә. Шул ук вакытта гаиләнең һәр эшкә яраклы әгъзасы исәп-хисап чорында ким дигәндә 8 минималь хезмәт хакы эшләп алырга тиеш. Пособие суммасы индивидуаль исәпләнә – бала яшәү минимумының 50% ыннан 100% ына кадәр. Хәзер Татарстанда бу 15 615 сум.
Керемне исәпләгәндә эш бирүчеләрдән бала туу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр, шулай ук башка төбәкләргә вакытлыча күчерелгән Курск өлкәсендә яшәүчеләргә матди ярдәм исәпкә алынмый. Әгәр кешенең рәсми хезмәт хакы юк, ләкин моның сәбәбе җитди булса – пенсия, инвалидлык, туендыручысын югалту, пособие барыбер билгеләнәчәк. Исәп-хисап чорының 10 ае дәвамында хезмәт хакы булмауның объектив сәбәпләре булырга тиеш.
Бердәм пособиене исәпләгәндә хезмәт хакын гына түгел, больничныйларны да, эшмәкәрлектән кергән керемнәрне дә исәпкә алалар.
Татарстан СФР бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин ассызыклады:
«Бердәм пособие балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәмнең кирәкле чарасы булып кала. Ел башыннан без 12 миллиард сумнан артык акча күчердек инде. Барлык яңа кагыйдәләр эшли, түләүләр индексацияләнгән һәм вакытында килә».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев