Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 6 меңнән артык ата-ана балигъ булмаган балаларны һәм студентларны тәрбияләү өчен пенсиягә өстәмә акча ала

Әлеге төр түләү уку фактына бәйсез рәвештә бала унсигез яшькә җиткәнче бирелә.

Иждивениедә балигъ булмаган яшьтәге яки мәгариф оешмаларында көндезге формада белем алучы балалары булган пенсионерлар иминият пенсиясенә теркәлгән арттырылган түләү алуга хокуклы. Татарстан Республикасында мондый өстәмә түләүне инде 6 543 кеше ала.

Әлеге төр түләү уку фактына бәйсез рәвештә бала унсигез яшькә җиткәнче бирелә. Бала укуын уку йортының көндезге бүлегендә дәвам иткән очракта өстәмә түләү егерме өч яшькә кадәр саклана. Студент читтән торып, дистанцион яки кичке формада укуга күчкән очракта түләү туктатыла.

2025 елда өстәмә күләме бер балага - 2 969,23 сум, ике бала өчен – 5 938,47 сум, өч бала булган очракта -8 907,70 сум тәшкил итә. Арттырылган түләү пенсионерның эшләү фактына бәйсез рәвештә билгеләнә. Аерма шунда: эшләүче пенсионерлар өчен индексация исәпкә алынмый.

Унсигез яшьтән өлкәнрәк студентлар өчен өстәмә түләүне рәсмиләштергәндә, уку йортыннан, уку башлану һәм тәмамлану датасын күрсәтеп, укуның көндезге формада үтүе турында белешмә, шулай ук баланың иждивениедә булуын раслаучы документларны бирергә кирәк. Бу торак, продуктлар, кием-салым өчен түләү турындагы квитанцияләр яки чеклар, яки укыган өчен түләү турында килешү булырга мөмкин. Әгәр студент рәсми рәвештә эшли һәм керем ала икән, ул иждивенец булып саналмый. Бу очракта пенсионерның өстәмә түләү алу хокукы юкка чыга.

«Пенсияләрне яңадан исәпләү пенсионер барлык кирәкле документларны тапшырып, гариза белән мөрәҗәгать иткән айдан соң килгән айның беренче числосыннан гамәлгә ашырыла. Бала 2024 елның 1 гыйнварыннан соң туган очракта, өстәмә түләү пенсионер мөрәҗәгатеннән башка проактив режимда башкарыла”, - дип мәсьәләгә ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Арттырылган түләү билгеләү турындагы гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәктә (КФҮ) тапшырырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев