Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 1,8 мең гектарга якын мәйданда урманнар яңартылган

Ел башыннан республикада 1200 гектарга якын яшь урман утыртылган. Калган өлешен табигый юл белән торгызу планлаштырыла.

Татарстанда 2026 елда урманнарны торгызу буенча эшләр дәвам итә. Алар гомуми мәйданы 1727 гектар булган территориядә башкарылган. Территориянең төп өлеше – 1135 гектар – «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Урманнарны саклау» федераль проектына керә.

Татарстанда 1,8 мең гектарга якын мәйданда урманнар яңартылган

1200 гектарда урман хуҗалыгы хезмәткәрләре яшь үсентеләр утырткан. Тагын 525 гектар кеше катнашыннан башка – табигый яңару хисабына торгызыла. Ике гектарда катнаш ысул кулланылган.

«Калган 823 гектар якын айларда табигый юл белән торгызылачак. Бу чорда белгечләр туфрак әзерләү үткәрәчәк һәм яшь агачларның дөрес үсүен күзәтәчәк», – дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

Быелгы планнарда шулай ук орлыклар әзерләү, урман питомникларын карау һәм яшь агачларны хуҗалык ягыннан кыйммәтле категориягә күчерү дә бар.

«Экологик иминлек» милли проекты республиканың урман фондын саклауга һәм арттыруга, экологик балансны тотуга һәм урман тармагын тотрыклы үстерүгә юнәлдерелгән. Соңгы биш елда Татарстанда 17,5 мең гектардан артык урманны торгызу мөмкин булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев