Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 10 ел эчендә 29 млрд сумлык 441 иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән

2026 елда республикада 2,5 млрд сумлык 51 объектны төзекләндерү планлаштырыла.

Республика бүген «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектына керүче «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты өчен сынау төбәге булды.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин мәгълүматларына караганда, 2015 елдан 2025 елга кадәр Татарстанда 441 парк, сквер, яр буе һәм башка җәмәгать территорияләре тәртипкә китерелгән. Гомуми чыгымнар 29 млрд сум тәшкил иткән, шуларның 14 млрд сумы федераль бюджеттан кергән.

Айзатуллин сүзләренчә, республика тәҗрибәсен Россия Төзелеш министрлыгы югары бәяләгән — федераль министрлык аны бөтен илгә җәелдерергә тәкъдим иткән. Татарстанда эшләнгән регламентлар һәм практикалар төзекләндерүнең федераль стандартларына кертелгән.

2026 елда республикада 2,5 млрд сумлык 51 объектны төзекләндерү планлаштырыла.

Татарстан ел саен уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының Бөтенроссия конкурсында катнаша. Сигез ел эчендә федераль бюджеттан 55 проект финансланган, аларның 42се гамәлгә ашырылган, калган 13 проект быел төгәлләнәчәк.

Хәзер узган елгы конкурста җиңгән алты объект буенча акчалар үзләштерелә башлады. Финанслауның гомуми суммасы – 865,8 млн сум, шулардан 474,5 млн — федераль субсидия.

2018 елдан башлап, халыкның төзекләндерү объектлары өчен ел саен тавыш бирүе федераль проектта катнашуның мәҗбүри шарты булып тора. Быел ул 21 апрельдә башланып, 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Тавыш бирү процедурасы үзгәрде. Элек татарстанлылар төбәк дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирсәләр, хәзер — Россия дәүләт хезмәтләре порталының кире элемтә платформасында, шулай ук волонтерлар ярдәме белән “Госуслуги. Волонтер” платформасында.

Хәзерге вакытта тавыш бирүдә республикада яшәүче 126 меңнән артык кеше катнашкан. Идеяләр җыю этабында гражданнардан 285 тәкъдим алынган. Муниципалитетлар Татарстанның барлык районнарындагы, шулай ук Казан һәм Чаллыдагы 178 җәмәгать киңлегеннән исемлек төзегән. Егерме объектны халык тәкъдиме буенча исемлеккә керткәннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев