Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 1 апрельдән региональ әһәмияттәге юлларда зур йөк машиналары йөрү тыела

Чара ел фасыллары алышынганда юлларны саклап калырга һәм аварияләрне киметергә ярдәм итә.

Апрель башыннан май башына кадәр Татарстанның төбәк әһәмиятендәге юлларында һәр күчәргә 6 тоннадан артык йөкләнешле йөк машиналары өчен вакытлыча чикләү кертелә. Юл хезмәтләрендә аңлатуларынча, бу чара ел саен кертелә, ул юлларны саклап калырга һәм аварияләрне киметергә ярдәм итә.

Чикләү автобусларга, чүп ташучы машиналарга, шулай ук беренче кирәк-ярак әйберләрен – азык-төлек, ягулык, медикаментлар, ашламалар, почта ташучы машиналарга кагылмый. Шулай ук гадәттән тыш хәл ликвидаторлары транспорты, юл техникасы һәм хәрби автомобильләр йөрү дә тыелмый.

Башка зур йөк машиналары исә тыю чорында төбәк трассалары буенча хәрәкәт итү өчен махсус рөхсәт алырга тиеш. Аны рәсмиләштерү өчен «Росдормониторинг»ның шәхси кабинетында теркәлү узарга кирәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, юлларда мондый чикләүләр ел саен кертелә. Узган ел тыюга төбәк әһәмиятендәге 377 трасса участогы эләккән иде. Тыюны бозганнарга зур штрафлар яный, аның максималь суммасы 600 мең сумга җитәргә мөмкин.

Вакытлыча чикләүләр кертелә торган юлларның тулы исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев