Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан журналистлары һәм блогерлары «МедиаПоле» милли медиапремиясендә катнаша алалар

Конкурска гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәзерге авыл тормышын яктыртучы авторлар өчен «МедиаПоле» милли премиясенә конкурс башлануы турында игълан итте. Проектта медиасфера вәкилләре: профессиональ корреспондентлардан һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләреннән алып, блогерларга һәм мөстәкыйль контент ясаучыларга кадәр барлык теләүчеләр катнаша ала.

Инициатива «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Премиянең төп максаты — авыл тормыш рәвешен популярлаштыруга ярдәм итүче сыйфатлы медиаматериалларны табу һәм аларга ярдәм күрсәтү. Экспертлар жюрие түбәндәге бурычларны чишүгә юнәлдерелгән проектларны бәяләячәк: мәгълүмати киңлектә Россия авылының җәлеп итүчән һәм заманча образын булдыру, агротуризмның перспектив юнәлешләрен алга этәрү, аграр сектордагы һөнәрләрнең мөһимлеген җәмәгатьчелеккә таныту, шулай ук халык традицияләрен, төбәкләрнең тарихи һәм мәдәни мирасын яктырту.

Конкурста 18 яше тулган теләсә кайсы Россия Федерациясе гражданы — аерым катнашучылар буларак та, яисә бөтен бер командалар белән дә катнаша ала. Конкурс кампаниясе 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Барлык катнашучылар арасыннан квалификацияле комиссия 120 финалистны сайлап алачак. Алар өчен октябрьдә интенсив программа каралган: белем бирү курсы һәм илнең алдынгы медиахолдингларына бару. Конкурстың гомуми приз фонды 5 миллион сум тәшкил итә. Җиңүчеләр махсус бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк, шулай ук алар үзләренең медиа-мәйданчыкларын үстерү һәм масштаблаштыру өчен сертификатлар иясе булачак.

Конкурста катнашу кагыйдәләре һәм теркәлү формасы «МедиaПоле» рәсми порталында, шулай ук проектның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге һәм МАКС мессенджерындагы сәхифәләрендә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев