Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан ветеринария хезмәте төбәккә терлек һәм кош-корт кертү кагыйдәләрен искә төшерде

Республикага терлекләрне кертү катгый контрольгә алынды.

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе тагын бер кат республикада яшәүчеләргә терлек һәм кош-кортны төбәккә кертү кагыйдәләрен искә төшерә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер кертүгә рөхсәт алу өчен, ведомство ризалыгын алырга кирәк. Һәр партиягә мәҗбүри рәвештә ветеринария документлары, шул исәптән 1нче формадагы ветеринария таныклыгы тутырыла.

Терлекләр хуҗалыкка эләккәч, аларны бер айлык карантинга җибәрәләр. Бу вакыт эчендә яңа килгән терлекләрне башкалардан аерым тоталар. Хуҗа куркынычсызлык турында кайгыртырга тиеш: территорияне койма белән әйләндереп алырга, керү юлында машиналар өчен дезинфекция барьеры урнаштырырга, ә хезмәткәрләр өчен кием алыштыру һәм кул эшкәртү өчен санитария пунктлары оештырырга. Территориягә чит кешеләргә керү тыела.

Идарәдә шулай ук пастереллезга - хайваннарга һәм кошларга йога торган куркыныч авыруга да игътибар юнәлдерделәр. Бу йогышлы авыру башка хайваннарна төрле юл белән бик җиңел күчә. Симптомнар төрле булырга мөмкин: үпкә ялкынсынуы, шешү, томау, конъюнктивит, артрит һәм эч китү.

Кошларда һәм вак терлекләрдә инкубация чоры ике атнага җитә, ә мөгезле эре терлекләрдә өч айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Авыруның чыганагы авырулар да, тышкы яктан сәламәт күренгән хайваннар да булырга мөмкин, чөнки алар авыруны китереп чыгаручы бактерияләрне бүлеп чыгаралар.

Татарстан әлегә пастереллез буенча имин кала. Шуңа да карамастан, терлекләр арасында авыруга шик туса, кичекмәстән район ветеринария хезмәтләренә яки идарәнең кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев