Татарстан урман техникасына 26 миллион сум акча алачак
Яңа тракторлар һәм патруль машиналары урманнарны сакларга булышачак.
Быел республиканың урман хуҗалыгы яңа техника белән тулыланачак. «Урманнарны саклау» федераль проектының «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында 12 берәмлек махсус җиһаз сатып алу планлаштырыла. Моңа федераль бюджеттан 26,2 миллион сум акча бүлеп биргәннәр.
Сатып алулар исемлегендә УАЗ базасындагы 4 кече урман патруле комплексы, 4 универсаль «Беларус» урман тракторы һәм 4 урман сабаны бар. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мөлкәт идарәсе бүлеге башлыгы Нияз Имамиев сөйләвенчә, һәр төр техниканың - үз бурычы.
Патруль машиналары урманнарда тәртипне контрольдә тотачак, янгынга каршы кирәк-яраклар ташыячак һәм зур булмаган янгыннарны сүндерергә ярдәм итәчәк. «Беларус» тракторлары туфракны агачлар утырту өчен әзерләү, яшь агачларны карау һәм башка урман хуҗалыгы эшләре өчен кирәк булачак.
Сүз уңаеннан, урманнар Татарстан территориясенең дүрттән бер өлешен били. Ел саен республикада 4,5 мең гектардан 5 мең гектарга кадәр мәйданда яңа агачлар утыртыла. Яшь утыртмаларның үсеп китүчәнлеге тотрыклы югары - 85 проценттан артык.
Урманнарны контрольдә тоту да көчәйтелгән. Соңгы өч елда урман законнарын бозулар саны - 15 процентка, ә законсыз кисүләр 27 процентка кимегән. Яңа техника бу нәтиҗәләрне ныгытырга һәм урманчыларның эшен нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев