Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан университетлары технологик проектларга 3,2 миллиард сум акча җәлеп иткән

Акчалар автоматлаштыру, яңа материаллар һәм иярчен системалар өлкәсендәге эшләнмәләргә китәчәк.

Татарстанда фәнни һәм мәгариф учреждениеләре 2025 елда старт алган яңа милли проектлар кысаларында 3,2 млрд сумга якын акча алган. Бу хакта Казанда Россия венчур форумының пленар утырышында республика рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Сүз технологик лидерлыкка юнәлдерелгән проектлар турында бара. Алар арасында — «Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары», «Азык-төлек иминлеге», «Яңа материаллар һәм химия», «Сәламәтлекне саклауның яңа технологияләре» һәм «Күп иярченле орбиталь төркемне үстерү».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, югары уку йортлары һәм тикшеренү үзәкләре киләчәк производстволар өчен фәнни-техник нигезләр генә тудырып калмыйча, эшләнмәләрне базарга чыгарырга сәләтле галимнәр, инженерлар һәм эшмәкәрләр дә әзерли. Фәнни-мәгариф оешмаларының проектларны гамәлгә ашыруга актив кушылуына ул аеруча зур әһәмият бирде.

Утырышта шулай ук Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Максим Колесников катнашты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев