Татарстан студентлары Саранскидагы интеллектуаль олимпиаданың округ финалында катнашачак
Студентларга үзләрен берничә дисциплинада күрсәтергә туры киләчәк.
Республиканың Яшьләр эшләре министрлыгында Идел буе федераль округының Х интеллектуаль олимпиадасында Татарстан данын яклаячак җыелма команда белән очрашу узды. Ярышларның финалы Мордовиядә була, һәм анда китәр алдыннан катнашучыларга ведомство башлыгы Азат Кадыйров хәер-фатихасын бирде.
Олимпиада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле аппараты инициативасы белән уздырыла. Аның төп бурычы – яшьләрнең фәнни һәм интеллектуаль потенциалын ачу, талантлы студентларга ярдәм итү һәм аларны заманча эшчәнлеккә җәлеп итү. Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Быел җиңү өчен вуз һәм колледжларның 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге студентлары көрәшәчәк. Төбәк этабында Татарстанны республиканың әйдәп баручы уку йортларыннан 17 кеше катнаша. Делегацияне Татарстан Студентлар лигасының фәнни комитеты рәисе һәм Казан федераль университеты студенты Василиса Красикова җитәкләде.
Очрашуда Азат Кадыйров студентлар белән финалга әзерлек турында фикер алышты, аларга уңышлар теләде һәм олимпиада – белемнәрне тикшерү генә түгел, ә киләчәктә кирәк булачак кыйммәтле практик тәҗрибә, дип ассызыклады.
Студентларга үзләрен берничә дисциплинада күрсәтергә туры киләчәк. Алар арасында – робототехника, инженерлык ярышлары, пилотсыз очкычлар белән идарә итү һәм программалаштыру, шулай ук "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" һәм парламент дебатлары.
Татарстаннан олимпиадада КФУ, КНИТУ-КАИ, Иннополис Университеты, Казан мәдәният институты, Алабуга Политех һәм Лаеш техник-икътисадый техникумы студентлары катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев