Татарстан синоптиклары +8 градуска кадәр җылы вәгъдә итә
Атлантик циклоннар салкыннарны туктата, ләкин юлларда бозлавык саклана.
Россиянең Европа өлеше атлантик циклоннар хакимиятендә калган. Көнбатыштан бер-бер артлы килгән һава агымнары салкын арктик массаларның юлын ышанычлы япкан. Нәтиҗәдә Татарстанга көтмәгәндә җылы һава килә башлады, дип хәбәр итте ТР Гидрометеорология үзәге.
Кичә үк республиканың көнбатыш районнарында термометр баганалары +7 градуска кадәр күтәрелде. Бүген бөтен җирдә дә шундый ук һава торышы урнашты. Шул ук вакытта явым-төшем көтелми – төбәк коры һәм кояшлы һава торышын тәэмин итәчәк көньяк-көнчыгыш антициклон тәэсире астында калган.
Синоптиклар фаразлавынча, бу атна ахырына кадәр һәм киләсе атна башында вәзгыять сизелерлек үзгәрмәячәк. Төнлә температура -5, аязганда -10 ка кадәр төшәчәк. Көндез һава +2 дән +8 градуска кадәр җылыначак. Уртача тәүлеклек күрсәткечләр климат нормасыннан 4-5 градуска артыграк булачак.
Якындагы көннәрдә явым-төшем булмаячак, һава торышы тыныч булачак. Әмма машина йөртүчеләргә бик сак булырга кирәк: температура үзгәрү һәм карның актив эрүе аркасында юлларда урыны белән көчле бозлавык хасил була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев