Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Росреестры җир кишәрлеген кайчан файдаланылмый дип танырга мөмкин булуын аңлатты

Чүп үләне баскан яшелчә бакчасы яки түбәсез төзелеп бетмәгән йорт хуҗага тикшерү һәм штрафлар белән яный.

Татарстанда җир милекчеләренә узган елдан гамәлдә булган кагыйдәләр турында искә төшерделәр. Хөкүмәт карары участокны файдаланылмый торган дип танырга мөмкин булган билгеләр исемлеген раслады. Хуҗалар өчен моның нәрсә аңлатканын ачыклыйбыз.

Йорт төзү өчен җирне ул буш торсын өчен бирмиләр. Әгәр хокукларны рәсмиләштерү вакытыннан алып биш ел эчендә участокта рәсмиләштерелгән бина барлыкка килмәсә, бу инде тикшерү өчен сәбәп. Шәхси торак төзелеше өчен срок бераз күбрәк — җиде ел. Ләкин йорт булса, ул тәртиптә булырга тиеш. Түбә, стеналар, тәрәзәләр — барысы да бербөтен булырга тиеш. Җимерекләр булган очракта, хуҗага йортны тәртипкә китерү өчен бер ел бирелә.

Участокны чүп үләне басмаска тиеш. Әгәр дә инспектор тарафыннан теркәлгәннән соң бер ел узгач, мәйданның яртысы бер метрдан артык биеклектәге чүп үләне яки кыргый куаклар һәм агачлар белән капланган булса – бу хокук бозу. Чүп-чар белән дә шундый ук хәл. Участокның яртысыннан күбрәген чүпләү шулай ук файдаланылмау дип санала.

Закон үзләштерүгә өч ел бирә. Бу вакыт эчендә җирне тигезләргә, агач төпләрен йолкырга, киптерергә, чүп үләннәреннән чистартырга мөмкин. Ләкин бу сроктан соң бернәрсә дә эшләмә – тикшерү астына эләгү һәм штраф алу куркынычы.

Документ 2025 елның 1 мартыннан гамәлдә. Шулай булгач, җир хуҗаларына як-ягына каранырга кирәк. Бигрәк тә күптән җир киәшрлекләрен барып карамагн кешеләргә. Чүп үләне һәм чүп-чар –тәртип проблемасы гына түгел, ә инспекция белән тикшерүгә туры юл.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев