Татарстан Республикасында иң яхшы хезмәткәрләр өчен электрон мактау тактасы барлыкка киләчәк
Якындагы айда республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында кандидатлар күрсәтелә башлаячак.
Татарстан Республикасында хезмәткәрләрне бүләкләүнең яңа механизмы эшли башлады. Электрон мактау тактасы Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында булдырылган. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы җитәкчесе Эльмира Зарипова сөйләде.
Кандидатларны хезмәт коллективлары үзләре җирле башкарма комитетлар белән килештергәннән соң кертә. Май аенда ук 50 кешедән торган предприятиеләр кандидатларны тәкъдим итә башлаячак. Республикада андый оешмалар саны өч меңнән артык, аларда миллионга якын кеше эшли.
Мактау тактасына тәкъдим ителгән кандидат кимендә өч ел эшләргә, җәзалары һәм кисәтүләре булмаска һәм югары нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш. Сүз уңаеннан, эшләүче хезмәткәрләрне генә түгел, хезмәт ветераннарын, шәхси эшмәкәрләрне, хезмәт династияләре әгъзаларын да тәкъдим итәргә ярый. Шулай ук волонтерлар, хәйриячеләр, яшьләр остазлары һәм уйлап табучылар да мактау тактасына кандидат була ала.
Башта кандидатлар турындагы мәгълүматлар эчке системага, аннары ачык кулланылышка кертелә. Татарстанның алдынгы хезмәткәрләренең фотолары электрон мактау тактасында җәй ахырына ук күренер дип планлаштырыла.
Хезмәт министрлыгында предприятиеләрнең бу процесста актив катнашуын көтәләр. Аерым игътибар - республика һәм илнең технологик үсешенә юнәлдерелгән эшләнмәләр белән шөгыльләнүче яшь белгечләргә. Аларның исемнәре мактау тактасында беренче чиратта күренергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев