Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан мөселманнарына фитыр сәдакасын кемгә бирергә ярый икәнлеген аңлаттылар

Иң хәерлесе – Гает алдыннан биреп, мохтаҗларны сөендерү.

Изге Рамазан ае 2026 елда 18 февральдә, кояш баегач керде. 19 февраль – уразаның беренче көне. Быел Рамазан ае 29 көн тәшкил итәчәк. Бу чорда фитыр сәдакасын кемгә бирергә ярый? Бу хакта Спас районы һәм Болгар шәһәре имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр аңлатты.

Рамазан аенда фитыр садакасы бирү ваҗиб. Фитыр сәдакасын мохтаҗ мөселманнарга бирү дөрес. Сәдаканы азык-төлек белән генә түгел, акчалата да бирергә ярый. Ләкин фитыр сәдакасын мәчет һәм мәдрәсәләргә бирү дөрес гамәл түгел.

Шулай ук фитыр садакасын ата-анаңа, әбиеңә, бабаңа, балаларыңа һәм оныкларыңа, гомумән, үз гаиләң әгъзаларына бирү дөрес булмый. Чөнки син аларны болай да тәэмин итәргә тиеш. Ә менә туганнарыңа, абый-апаларыңа, аларның балаларына, күрше-күлән, мәхәллә мөселманнарына фитыр сәдакасын бирү гүзәл гамәл булып санала. Һәр мөселман үзе һәм балигъ булмаган балалары өчен фитыр сәдакасын түләргә тиеш.

Эшләүче һәм акчасы булган һәр кеше үзе өчен үзе түли. Ата-ана, хәләл җефете һәм балигъ булган балалар өчен түләү өскә йөкләнмәгән. Әмма теләгән очракта, алар риза булса, алар өчен дә түләргә мөмкин.

Фитыр сәдакасын беренче көннән башлап, Рамазан ае дәвамында, Гаеткә хәтле, бирү зарур. Иң хәерлесе – Гает алдыннан биреп, мохтаҗларны сөендерү.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев