Татарстан макулатура җыю йомгаклары буенча иң яхшы биш төбәк арасына керде
Кышын республика халкы эшкәртүгә 120 тоннага якын кәгазь һәм катыргы тапшырган.
Татарстан Республикасы «БумБатл» акциясендә катнашучыларның Гомумроссия рейтингында бишенче урынны алды. Макулатура җыю буенча ярышлар «Экологик иминлек» милли проекты ярдәмендә уза. Кышкы этап йомгакларын ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хәбәр итте.
1 декабрьдән төбәк халкы 119 972 килограмм кәгазь чимал җыйган. Ә бөтен ил буенча 2,4 миллионнан артык кеше 68,6 мең тоннадан артык кәгазь тапшырган. Оештыручы булып «Экосистема» Бөтенроссия экология хәрәкәте тора.
«БумБатл» кысаларында катнашучылар шәхси, команда һәм төбәк зачетларында ярышалар. Килограммнар күбрәк булган саен – рейтингта урын югарырак. Узган елдан акция ел әйләнәсе бара, шуңа күрә аңа теләсә кайсы вакытта кушылырга мөмкин.
Республика Экология министрлыгында югары нәтиҗәне халыкның экологиягә аңлы мөнәсәбәте белән аңлаттылар. Җыелган макулатураның һәр тоннасы – сакланган агачлар һәм чүп-чар күләменең кимүе. Ведомство мәктәп укучыларына, студентларга, хезмәт коллективларына һәм макулатура җыюда катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Кабул итү пунктлары балалар бакчалары, мәктәпләр, университетлар, предприятиеләр һәм дәүләт учреждениеләре базасында эшли. Иң якын урыннарны «БумБатл» рәсми порталында интерактив карта аша табарга мөмкин.
Нәтиҗәләр яз, җәй, көз һәм кыш көннәрендә ясалачак. Команда һәм төбәк зачетларында абсолют җиңүчеләр 2026 елның мартында билгеле булачак. Экология министрлыгында татарстанлыларны туктамаска һәм республиканы лидерлар рәтендә калдыру өчен катнашуларын дәвам итәргә чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев