Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан юлларына мотопатрульләр чыкты

Дәүләт автоинспекциясе мотоциклчылары даими үткәрелә торган рейдлар кысаларында эшкә керештеләр.

Татарстанда Дәүләт автоинспекциясенең моторлаштырылган экипажлары эшли башлады. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре мотоциклларда юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешен күзәтәчәкләр, мотошлемнарның, теркәү документларының һәм мототранспорт йөртүчеләрнең машина йөртү таныклыкларының булуын тикшерәчәкләр.

"Балигъ булмаганнар һәм исерек машина йөртүчеләр арасында хокук бозучыларны ачыклауга аерым игътибар бирәбез, – дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә. – Мотоцикллар безгә мобильрәк булырга мөмкинлек бирә, бигрәк тә машиналар күп йөргән шәһәр урамнарында”.

Хәзерге вакытта республикада 37 мотоциклчы эшли. Бүгенге көндә тагын 36 юл хәрәкәте инспекторы мотоцикл белән идарә итәргә өйрәнә. Курсларны тәмамлап, имтиханнар тапшыргач, алар мотопатруль сафларын тулыландырачаклар, ә бу исә экипажлар санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Мотоцикллар полицейскийларга юл һәлакәтләре булган урыннарга тизрәк барып җитәргә, мототранспорт йөртүчеләр арасындагы хокук бозуларны булдырмаска һәм катлаулы хәлләрдә юл хәрәкәтен җайга салырга ярдәм итә. Мотоподразделениене көчәйтү Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең юлларда куркынычсызлыкны арттыру һәм һәлакәтләргә оператив җавап бирү стратегиясенең бер өлеше булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев