Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе 10 һәм 11 апрельдә кар, бозлавык һәм томан турында кисәтте

Машина йөртүчеләргә тизлекне киметергә һәм дистанцияне арттырырга, җәяүлеләргә яктылык кайтаргычлар кулланырга кушалар.

Алдагы ике көндә, 10 һәм 11 апрельдә, Татарстанда һава торышы кискен бозылачак. Синоптиклар көчле юеш кар, кыска вакытка кар катламы хасил булу, бозлавык һәм томан фаразлый. Шуңа бәйле рәвештә республиканың Дәүләт автоинспекциясе хәрәкәттә катнашучыларның барысына да игътибарлы булуларын сорап мөрәҗәгать итә.

Машина йөртүчеләргә дистанцияне һәм ян араны арттырырга, тизлекне киметергә, кискен туктарга һәм куркыныч маневрлар ясамаска киңәш итәләр. Юлга чыгар алдыннан машинаның техник торышын: тормозны, руль идарәсен, көпчәкләрне һәм фараларны тикшерергә кирәк. Кышкы резина да ратык булмаячак. Томан вакытында томанга каршы фараларны кабызу яхшырак. Куркынычсызлык каешлары һәм балалар кәнәфиләре – мәҗбүри.

Җәяүлеләргә исләренә төшерәләр: юлны тиешле урыннарда гына, алдан ук аның куркынычсыз булуына ышангач кына чыгарга кирәк. Караңгыда һәм начар күрү мөмкинлеге булганда яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану мәҗбүри — бу машина йөртүчеләргә кешене алдан күрергә ярдәм итәчәк.

ЮХИДИ хезмәткәрләре көчәйтелгән эш режимына күчәчәк. Юлда кыенлыклар туса, 8 (843) 5-333-888 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Үзегезне саклагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев