Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан бюджетына ике айда 84,5 миллиард сум керем алынган

Бүгенге көндә Татарстанның дәүләт бурычы 98 миллиард сумга якын.

Республика Финанс министрлыгында гыйнвар һәм февраль айларында бюджет үтәлешенә нәтиҗә ясадылар. Керемнәр чыгымнарны тулысынча каплады, дип хәбәр итте министр урынбасары Алла Анфимова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Татарстанның берләштерелгән казнасына 84,5 миллиард сум салым һәм салым булмаган түләүләр кергән. Аларның 71,1 миллиарды республика бюджетына, тагын 13,4 миллиарды шәһәр һәм район бюджетларына киткән.

Керемнәрнең төп чыганагы физик затлар керемнәренә салым булган – 30 миллиард сумга якын. Оешмалар табышына салым 17,8 миллиард алып килгән. Барыннан да бигрәк нефть-газ комплексы предприятиеләре, төзүчеләр, энергетиклар, химиклар һәм машина төзүчеләр күп түләгән. Акцизлар 8,2 миллиард, милек салымнары — 15,8 миллиард керем биргән. Штрафлар һәм башка салым булмаган керемнәр республика казнасын 10 миллиардка, ә җирле — 1,6 миллиардка тулыландырган.

Берләштерелгән бюджет чыгымнары ике айда 66,8 миллиард сум тәшкил иткән. Финанс министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләнгән, ел башына планлаштырылган барлык эшләр финансланган.

Быел Татарстанда 11 милли проектны гамәлгә ашыруга 53 миллиард сум акча юнәлдереләчәк. Алар арасында — «Инфраструктура», «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү», «Яшьләр һәм балалар», «Пилотсыз авиация системалары», «Озын һәм актив тормыш». Шулай ук республикада «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» милли проекты кысаларында эш дәвам итә.

Бүгенге көндә Татарстанның дәүләт бурычы 98 миллиард сумга якын. Финанс министры урынбасары Гела Герасимова ачыклык керткәнчә, якындагы ике елда бу сумманың 44 миллиардын капларга планлаштыралар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев