Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан авылларында хәрби операция ветераннары алып барачак мобиль хәрби-спорт үзәкләре ачылачак

Махсус хәрби операциядә катнашучылар яшьләр белән эшләү буенча белгечләргә укулар узачак һәм мәктәпләргә йөриячәк.

Татарстанның авыл районнарында хәрби-спорт әзерлегенең күчмә үзәкләре барлыкка киләчәк. Дәресләрне яшьләр белән эшләү буенча белгечләргә махсус өйрәнәчәк хәрби операция ветераннары оештырачак. Бу хакта республиканың яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров сөйләде.

Идея «Батырлар. Татарстан геройлары» программасы кысаларында туган. Командаларның берсе мондый үзәкләр челтәрен гамәлдәге яшьләр сәясәте учреждениеләре базасында үстерергә тәкъдим итә.

"Без махсус операция зонасыннан кайткан егетләрне кабул итәчәкбез, аларны профильле курсларга җибәрәчәкбез. Укудан соң алар балалар һәм яшүсмерләр белән эшли алачак”, — дип аңлатты Кадыйров.

Проектның үзенчәлеге – аның күчмә булуында. Үзәкләр бер урында тормый. Алар, мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне колачлау өчен, авыллардагы мәктәпләр арасына күчеп йөриячәк.

Проект «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев