Татарстан авылларында яшәүчеләр тиз йөрешле интернет үткәрү өчен тавыш бирә ала
Сораштыру 30 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Россия цифрлар министрлыгы башлап җибәргән тавыш бирү зур булмаган торак пунктларда беренче чиратта югары тизлекле интернет барлыкка киләчәген билгеләячәк. Бу максатларга акчаларны универсаль хезмәт күрсәтү резервыннан алачаклар – анда элемтә операторлары закон буенча акча күчерә.
Тавыш бирүдә 100дән 1000гә кадәр кеше яшәгән авыллар халкы катнаша ала. Әмма мөһим шарт бар: торак пунктта социаль объектларда — мәктәпләрдә, хастаханәләрдә элемтә булырга, яисә мобиль элемтәнең база станцияләре урнаштырылырга тиеш. Ягъни дәүләт инде беренче адымны ясаган булырга тиеш.
Сораштыру 2026 елның 30 мартына кадәр дәвам итәчәк. Аны ике сылтама буенча узарга мөмкин:
«Дәүләт хезмәтләре» аша авторизацияләнергә, төбәкне һәм төгәл адресны күрсәтергә кирәк. Тавыш бирү аноним – нәтиҗәләр шәхессез статистика нигезендә ясалачак.
Әгәр авыл тавыш бирүдә җиңсә, интернетны өйләргә кертәчәкләр. Ләкин бу бөтенләй бушлай түгел. Тоташтыру өчен бер тапкыр түләргә, һәм, билгеле инде. айлык абонент түләвен түләргә туры киләчәк. Ә бәяләр конкрет оператор тарифларына бәйле булачак.
Программа «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проекты кысаларында эшли. 2021 елдан башлап шундый ук тавыш бирү нәтиҗәләре буенча интернет ил буенча 6,7 меңнән артык торак пунктта үткәрелде.
План буенча, 2026 елның 25 декабренә кадәр тагын 100 авыл киң полосалы челтәргә керү мөмкинлеген алырга тиеш. Кайда икәнен халык үзе хәл итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев