Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас районында ифтар мәҗлесләре уза

Бөтен мөселман дөньсы изге рамазан аен бәйрәм итә.

Изге рамазан аеның дәвам итүе уңаеннан Спас районы мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре уза. Әҗмәр, Ямбакты, Үрнәк һәм башка авылларда узган ифтар ашларында Болгар мөхтәсибәте, район җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Ураза вакытында авыз ачу мәҗлесен һәр кеше көтеп тора. Һәр мәҗлес дуслар, таныш-белешләрне бер табын артында җыйган чын бәйрәмгә әверелә. Ифтар ашына җыелган халык уртак намаз вакытында Аллаһыбыз каршында иң изге теләкләрен тели, гөнаһларын ярлыкауны үтенә.

Кичә Болгар мәчетендә дә ифтар ашы оештырылды. Ураза тотучылар өчен табын коруга җирле эшмәкәр Наил Хәлиуллин зур өлеш кертте.

– Наил Таһир улына, табынга сый-нигъмәтләр әзерләүчеләргә чын күңелдән рәхмәт, – ди ифтарга килүче Исхак абый Шәмсетдинов. – Ходай Тәгалә барысына да сәламәтлек, уңышлар насыйп итсен иде.

Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйрев республика Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән мөселман кардәшләрен изге рамазан ае белән котлады. Ак мәчет имамы Али хәзрәт Таҗиев, Болгар ислам академиясе хезмәткәре Зиядулла хәзрәт Коръән аятьләре һәм сүрәләрен укыдылар, барысына да сабырлык, иминлек һәм тынычлык теләделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев