Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Спас районыннан ветеранга 99 яшь тулды

Евдокия Голованова Россия Президентыннан һәм район җитәкчелегеннән котлаулар алды. Киләсе елны аны гасырлык юбилее белән котларга вәгъдә бирделәр.

10 августта Спас районында яшәүче Евдокия Голованова үзенең 99нчы туган көнен билгеләп үтте. Аны бу бәйрәм белән башкарма комитет җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Рушания Закирова котлады. Ул юбилярга муниципалитетның бөтен җитәкчелеге исеменнән ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм якыннарының кайгыртучанлыгын теләде.

Спас районыннан ветеранга 99 яшь тулды

Евдокия Николаевна Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Спас районы башлыгы Роман Ислановтан котлау открыткалары, шулай ук бүләк алды. Рушания Ризван кызы киләсе елны аны 100 еллыгы белән котларга киләргә вәгъдә бирде.

«Безнең өчен Евдокия Николаевна кебек гаҗәеп кешеләрне котлау – зур дәрәҗә, – дип билгеләп үтте Рушания Закирова. – Аның тормыш юлы, хезмәт сөючәнлеге һәм оптимизмы – безнең барыбыз өчен үрнәк. Без аңа сәламәтлек, туганнарының җылысын һәм киләсе елда бер гасырлык юбилеен каршылавын телибез».

Евдокия Николаевна 2017 елда район башлыгыннан һәм ветераннар оешмасы рәисеннән 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул иткән иде инде. Ул вакытта аның унбер оныгы һәм шуның кадәр үк оныкчыгы бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев