Спас районында социаль хезмәткәрләрне бүләкләделәр
Өлкәннәр йорты һәм «Рассвет» үзәге хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
Социаль хезмәткәр көнендә Спас районы хакимиятендә узган атналык планеркада социаль өлкә хезмәткәрләрен бүләкләү булды. Бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Шеронов тапшырды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Светлана Савинова – Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль эш буенча белгече;
- Елена Сигова – «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль эш буенча белгече.
Спас муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
- Наталья Батракова – Спас интернат-йортының административ-хуҗалык эшчәнлеге буенча белгече;
- Наталья Нефедина – «Рассвет» үзәгенең социаль хезмәткәре;
- Галина Гнидина – Спас интернат-йортының кер юу машинисты.
Рәхмәт хатлары белән «Рассвет» үзәгенең социаль хезмәткәрләре Леанна Валяльщикова һәм Ильмира Волкова бүләкләнде.
"Сез көн саен ярдәмгә аеруча мохтаҗ булганнарга — авыр хәлдә калган өлкәннәргә, гаиләләргә ярдәм итәсез. Сезнең хезмәтегез профессиональлек кенә түгел, ә зур сабырлык, кешеләргә карата сизгерлек һәм мәхәббәт таләп итә. Хезмәтегез өчен рәхмәт”, — дип котладылар бүләкләнүчеләрне район хакимиятендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев