Спас районында эссе вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерделәр
Коры һәм эссе һава торышы үлән һәм чүп-чар яну куркынычын арттыра.
Татарстанда, шул исәптән Спас районында да, коры һәм эссе һава торышы урнашты. Шундый һава торышы янгыннар, бигрәк тә коры үлән һәм чүп-чар яну белән бәйле янгыннар санын кискен арттыра. Җәй көне күпләрнең яллары, балаларның каникуллары була, кешеләр ешрак табигатькә, урманнарга чыгалар, бу да янгын чыгу куркынычын арттыра. Шуңа күрә хәзер янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү аеруча мөһим.
Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов халыкка берничә гади, әмма мөһим кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:
- җилле һавада учак кабызмаска;
- биналар, техника һәм җиңел кабынучан материаллар янында ут кабызмаска;
- балаларга учак яки ачык утны карауны ышанып тапшырмаска;
- учакларны агачларга якын кабызмаска.
Табигатьтә янгыннар еш кына караусыз калдырылган ут чыганаклары – сүнмәгән учак, сүндерелмичә ташланган тәмәке төпчеге яки шырпы аркасында килеп чыга. Шулай ук коры һавада ачык ут белән эшләү дә куркыныч: болгарка, эретеп ябыштыру аппараты яисә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмичә ачык утны куллану. Еш кына чүп-чар яндыру, балаларның ут белән шаяруы яки янучан материалларны дөрес сакламау да янгынга сәбәпче була.
Үзегезне һәм табигатьне уттан саклагыз. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтзгез һәм ваемсыз булмагы. Янгын килеп чыккан очракта 101 яки 112 номере буенча шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев