Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Спас районында булачак әнигә «Игътибар — балалар!» акциясе кысаларында балалар автокреслосы тапшырдылар

Бүләкне Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре ясады.

Спас районында «Игътибар — балалар!» оператив-профилактика чарасы кысаларында үзенчәлекле акция узды. Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Руслан Великов муниципаль хезмәткәрләр һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе вәкиле Айгөл Вафина белән берлектә булачак әнигә файдалы бүләк — яңа туган сабыйны автомобильдә куркынычсыз йөртү өчен автокәнәфи тапшырдылар.

Руслан Великоа булачак әнине әлеге куанычлы вакыйга белән котлады һәм балаларны беркетү җайланмаларының юл-транспорт һәлакәтләре вакытында җәрәхәтләнүдән һәм үлемнән саклауның иң нәтиҗәле чарасы икәнен искәртте. Статистика мәгълүматлары буенча, автокреслолар куллану кечкенә пассажирлар арасында үлем очракларын 54 процентка, җәрәхәтләнү куркынычын — 76 процентка, ә авыр җәрәхәтләрне 92 процентка киметә.

«Һәр автокресло — ул саклап калынган гомер. Без барлык ата-аналарны балаларының иминлегенә акча кызганмаска чакырабыз. Хәтта беркетү җайланмасыннан башка ясалган иң кыска сәяхәт тә фаҗига белән төгәлләнергә мөмкин», — дип ассызыклады Руслан Великов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев