Спас районында Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре булып китте
Жирле бүлекчә активистларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Спас районында Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре эш визиты белән булып китте. Делегацияне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Татарстан бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов җитәкләде. Визит программасы бай булды һәм берьюлы берничә мөһим темага кагылды.
Килүнең төп максаты «Татарлар: үз өемдә – үз көем» радиотапшыруын яздыру һәм Конгрессның җирле бүлеге активистлары белән очрашу булды. Бөтендөнья татар конгрессы ДТРК белән бергә гамәлгә ашыра торган проект республиканың төрле почмакларында яшәүче татарларның тормышы турында сөйләргә мөмкинлек бирә.
Спас районы башлыгы Роман Исланов районның Татарстан тормышындагы урыны, аның икътисады, демографиясе һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. Милли мәгариф, халык мәдәнияте һәм дини тормыш турында аерым сөйләштеләр. Район үсешенә өлеш кертүче җирле активистлар да үз тарихлары белән уртаклашты. Тапшыру «Россия радиосы – Татарстан» каналында эфирга чыгачак.
Язмадан соң шәһәрнең Мәдәният йортында Бөтендөнья татар конгрессы идарәсенең түгәрәк өстәл утырышы узды. Кешеләрне борчыган проблемалар һәм киләчәккә планнар турында ачыктан-ачык сөйләделәр. Берничә конкрет тәкъдим яңгырады.
Очрашу азагында җирле бүлекчәнең иң актив әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев