Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Спас районы һәм Болгар шәһәре мәчетләрендә Корбан бәйрәмендә Гает намазлары

Быел Корбан бәйрәме 27 майга туры килә.

Ел саен бөтен дөнья мөселманнары Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр. 2026 елда бу бәйрәм 27 майга туры килә. Алдагы көнне, 26 майда, дин тотучылар Гарәфә көнен — мөселманнар өчен елның иң әһәмиятле көннәренең берсен билгеләп үтәләр.

Бәйрәм алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең казыйлар һәм голамәләр Советы корбан чалу өчен нисаб күләмен билгеләде. Ул 100 000 сум тәшкил итә — бу 595 грамм көмеш бәясе. Шулай итеп, бурычлар һәм көндәлек чыгымнардан соң 100 000 сум акчасы булган һәр балигъ һәм эшкә сәләтле мөселман корбан чалырга тиеш.

Корбан бәйрәме көнендә Татарстанның барлык мәчетләрендә Гает намазлары укылачак. Гает намазының тәкъдим ителгән вакыты – кояш чыкканнан соң 30 минут узгач.

Спас районында Гает намазы түбәндәге расписание буенча узачак:

  • Болгар шәһәренең үзәк мәчете — 6:00
  • Болгар шәһәренең Ак мәчете — 6:00
  • Иске Рәҗәп — 4:00
  • Чәчәкле – 6:00
  • Урта Йорткүл – 6:00
  • Дала Йорткүл – 4:00
  • Урманасты Йорткүл-5:00
  • Татар Такталы — 6:00
  • Ямбакты – 6:00
  • Тукай — 4:00
  • Әҗмәр – 6:00
  • Көек — 4:00
  • Үрнәк – 6:00

"Корбан бәйрәме – ул бәйрәм генә түгел, ә Аллаһы Тәгалә һәм якыннарыбыз алдында җаваплылыгыбызны искә төшерү дә. Корбан чалу Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарыла, һәм без моңа чын күңелдән һәм ихлас ният белән карарга тиеш. Барлык дин тотучыларны бәйрәм намазларында катнашырга, юмартлык күрсәтергә һәм ярдәмгә мохтаҗларны онытмаска чакырам. Аллаһы Тәгалә безнең изге гамәлләребезне кабул итсен, гаиләләребезгә һәм бөтен илебезгә тынычлык һәм иминлек бүләк итсен”, — дип билгеләп үтте Болгар шәһәре һәм Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрхәд хәзрәт Минсәгыйров.

Корбан чалу өч көн дәвам итәчәк – 27, 28 һәм 29 май. Бу көннәрдә дин тотучыларны шәфкать күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә һәм бәйрәм шатлыгын якыннары белән уртаклашырга чакыралар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев